ТР Хезмәт министрлыгы һәм HeadHunter хезмәттәшлек турында килешү төзеде

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Хэдхантер» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документ эшсезләргә һәм эш эзләүче гражданнарга кирәкле эш вариантлары табарга, ә эш бирүчеләргә – кирәкле хезмәткәрләр сайларга ярдәм итүгә, шулай ук Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Килешүнең төп пунктларының берсе hh.ru сайтыннан вакансияләрне республиканың мәшгульлек үзәкләренең төбәк сайтларына интеграцияләнүне күздә тота. Шул рәвешле татарстанлылар өчен вакансияләр банкының шактый киңәюе көтелә.

Шулай ук «Хэдхантер» ҖЧҖ эшсезләрнең профессиональ составыннан чыгып вакансияләр тәкъдим итәчәк дигән килешүгә ирешелде.

Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Кама аръягы төбәге өчен HeadHunter сервисы инструментларын кулланып онлайн-ярминкәләр үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, эш эзләүчеләр һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре өчен тематик вебинарлар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International