Бүген, 11 май көнне, бөтен республикабыз бер зур уртак фаҗига кичерә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Газиз балаңны, якын кешеңне югалту ачысын җиңеләйтү өчен бернинди сүзләр дә табып булмый.
Һәлак булучыларның гаиләләренә бу авыр сынауны кичерү өчен сабырлык һәм көч телибез. Мондый хәсрәттә сүзләрнең көче аз. Ләкин бу авыр вакытта без сезнең белән бергә.
Зыян күрүчеләргә һәм яраланган кешеләргә тиз арада терелүләрен телибез.
Тирән ихтирам белән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы