«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Парк ретриты» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла

2021 елның 11 мае, сишәмбе

7 май көнне, «Парк ретриты» технологиясе кысаларында, Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Венера Әхмәтшина һәм Альбина Хәбирова «Дан парклары буйлап сәяхәт» дигән чара уздырдылар. Технология парк тарихы белән кызыксынуны үстерүгә, уңай хисләр һәм кәеф булдыруга юнәлтелгән.

Өлкән яшьтәге гражданнар матур парклар һәм скверлар буйлап йөрделәр, яңартылган истәлекле урыннарны күрделәр. Социаль хезмәт алучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International