Казанның психоневрология интернатында театральләштерелгән бәйрәм концерты әзерләделәр

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Казан психоневрология интернатында социаль хезмәт алучыларның актив катнашында театральләштерелгән концерт булып узды.

Мәдәни оештыручы һәм тәрбияче җитәкчелегендә интернат карамагындагылар биюләр, патриотик җырлар, шигырьләр әзерләделәр һәм тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Шулай ук чара кысаларында интернатта яшәүче тыл хезмәтчәне Сания Мөхәммәтгали кызы Сабитова да лаеклы юбилей медален алды.

Бәйрәм программасында барлыгы 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International