11 майда Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә кылынган аеруча авыр җинаять нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тиешле боерыкка кул куйды.
Түләүләрне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башкарачак. Һәлак булганнарның гаиләләре һәр һәлак булган (вафат булган) кешегә берәр миллион сум акча алачак. Сәламәтлекләренә авыр һәм уртача авырлыкта зыян килгән гражданнарга 400әр мең сум акча биреләчәк. Атыш нәтиҗәсендә сәламәтлекләренә җиңелчә зыян килгән кешеләр 200әр мең сум акча алачак.
Фото авторы: ТР Президенты матбугат хезмәте