Буа интернат-йорты карамагындагылар Казан лицее укучыларыннан открыткалар алдылар

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучыларыннан котлаулар кабул иттеләр. Лицей укучылары җылы теләкләр язылган хатларны һәм оригиналь бүләкләрне почта аша җибәрделәр.

Илдус Чинаев, Анатолий Тарасов, Фирдәүс Хаҗиәхмәтов һәм Мозаяна Моталлапова сөенеп укучылардан хатлар укыдылар, балалар игътибарына шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International