Арча интернат-йортында яшәүчеләр 9 Майга кул эше ясадылар

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә тематик чара уздырылды. Әйтик, 7 май көнне хезмәт буенча инструктор Рания Габидуллина җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар «Үлемсез полк» дип исемләнгән тематик кул эше ясадылар. Анда интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәннәренең, шулай ук Арча районы ветераннарының фотосурәтләрен җыйдылар.

Белгеч сүзләренә караганда, тематик дәресләр патриотик хисләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм геройларына хөрмәт тәрбияли, ә вак детальләр белән эшләү кулларның вак моторикасын үстерә, игътибарны яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International