11 нче май көнне Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар. Балалар Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясен төзүдә катнашучыларга һәйкәл нигезенә «вакыт капсуласы»н салуда һәм һәйкәл ачуда булдылар.
Белгечләр балаларны Буа тимер юлының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, буалыларның Сталинград сугышында җиңү өчен стратегик әһәмияткә ия булган Идел буе рокадасының Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясен төзүгә керткән зур өлеше турында сөйләделәр.
Музей хезмәткәрләре балаларга линия төзелеше тарихы турында сөйләделәр, уникаль экспонатлар һәм үткәннең документаль таныклыклары белән таныштырдылар. Балалар хикәяне зур кызыксыну белән тыңладылар, һәйкәлләрне, борынгы предметларны һәм фоторәсемнәрне карадылар.