7 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Волонтер» иреклеләр үзәге әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашучы Сәет Нургали улы Идрисовның өенә бардылар.
Сәет Нургали улы сугыш башлану тарихы, бу елларда совет халкы өлешенә нинди сынаулар туры килүе турында сөйләде. Ул 1945 елның 9 маенда кичергән хис-тойгылары турында хатирәләре белән уртаклашты. Очрашуда катнашучылар хөрмәтле ветеранны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм хикәя өчен рәхмәт белдерделәр, аны һәм аның тормыш иптәшен бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр тапшырдылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Өлкәннәр, үз чиратында, үсеп килүче буынга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.