Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар катнашында Җиңү парады узды. Учреждениедә Бөек Ватан сугышы турында ишетеп кенә белмәүчеләр дә яши. Интернат-йорт карамагындагылар арасында тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары бар.
Күпләр бу көнне якыннары һәм туганнарының сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмауларын күз яшьләре белән искә алдылар. Интернат-йорт директоры Венера Чулпан кызы социаль хезмәт алучыларны Җиңү бәйрәме белән котлады һәм барысына да нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде.