«Шифалы баян» инновацион технологиясе кысаларында Аксубайның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм мәдәният йортының «Аксубай егетләре» баянчылар балалар коллективы инде берничә тапкыр социаль хезмәт алучылар янына барып, хәйрия концертлары оештырдылар. Аларга «Игелек берлеге» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы һәм «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты ярдәм итте.
Шушы көннәрдә мондый чара тыл хезмәтчәннәре Гали Гыйнан улы Мөхетдинов һәм Альбина Гариф кызы Минһаҗева гаиләсендә үткәрелде. Матур иҗади чыгышлар һәм үсеп килүче буын белән аралашу өлкәннәргә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Алар кунакларга бәйрәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.