Яр Чаллыда Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең чираттагы дәресе узды

2021 елның 21 мае, җомга

Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе дәресе узды. Әлеге чараны халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р. С. Габдрахманова үткәрде.

Дәрестә катнашучылар өзлегүләрнең барлыкка килү сәбәпләрен һәм аларны профилактикалау ысулларын өйрәнделәр. Шулай ук мобиль булмаган гражданнарда пневмония булдырмас өчен махсус күнегүләр каралды.

Дәреснең гамәли өлешендә алган белемнәр үзләштерелде.

Дәресләрнең төп бурычы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларда өстәмә белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International