19 нчы май көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә түбәндәге оешмалар катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды: «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «110 нчы балалар бакчасы» МАМББУ, шәхси эшмәкәр Мамишов Б. В., «Цифрлы технологияләр» ҖЧҖ, «Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ автохуҗалыгы» ДБУ.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: РФ ЭЭМ Казан шәһәре буенча идарәсенең г/о әйдәп баручы инженеры, ЮХИДИ транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, элемтә үзәге операторы, диспетчер, шәфкать туташы, балалар бакчасы тәрбиячесе, сатучы-консультант, пешекче, автомобиль йөртүче, түбә ябучы, буяучы, слесарь, җыештыручы, ишегалды җыештыручы һ. б.
Вакансияләр ярминкәсендә 125 кеше катнашты. Казанлылар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча үзәк белгечләреннән консультацияләр алдылар. 26 эшсез граждан эшкә юллама алды.