Тәтеш интернат-йорты иҗади кунакларны каршы алды

2021 елның 21 мае, җомга

Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы тапкыр «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтендә катнашучылар булдылар. «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кунаклар социаль хезмәт алучыларга «Ничек матур бу дөнья!» дигән концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Чара программасында район хәрәкәте активистлары – шәһәрнең уку йортлары студентлары башкаруында лирик җырлар һәм патриотик шигырьләр яңгырады.

Мондый очрашулар буыннар арасындагы бәйләнешне сакларга ярдәм итә. Өлкән кешеләр үзләрен кирәкле итеп тоялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International