«Хыял» социаль приютында тематик атна узды

2021 елның 21 мае, җомга

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара гаилә көненә багышланган тематик атна узды.

Тәрбияләнүчеләр өчен асфальтта рәсем конкурсы, театральләштерелгән тамаша оештырылды. Тематик чараларга әти-әниләр дә җәлеп ителде. Приют педагог-психологы алар белән «Пәрәвез», «Роботлар» психотерапевтик уеннары үткәрде. Шулай ук тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары «Гаиләнең әхлакый кыйммәтләре» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар, ә шәфкать туташы сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында искә төшерде.

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә балалар һәм ата-аналар өчен спорт чарасы уздырылды.

Тематик атна «Селфи» түгәрәгендә дәрес белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International