Хезмәт терапиясе өлкәннәргә авырлыкларны җиңәргә булыша

2021 елның 21 мае, җомга

20 май көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча дәрес узды. Әлеге технологиянең максаты – бозылган функцияләрне яңадан торгызу һәм үстерү, бу өлкән кешегә күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Язгы-җәйге чорда социаль хезмәт алучылар интернат-йорт территориясендә эшлиләр: клумбаларны карарга булышалар, агачлар утырталар, территорияне тәртипкә китерәләр. Гамәлгә ашырыла торган технологиянең актив катнашучылары – Николай Волков, Ирина Меховникова һәм Георгий Меркулов.

Учреждение хезмәткәрләре сүзләренә караганда, файдалы хезмәт авыруларга нормаль тормышка әйләнеп кайтырга, борчылу һәм киеренкелек хисләрен бетерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International