Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында урта һәм кече медицина персоналын укыту дәвам итә. Чаралар социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева тарафыннан үткәрелә.
Аз хәрәкәтләнүче инвалидлар һәм пенсионерлар – социаль хезмәт алучыларның аерым категориясе, алар үз авыруларының үзенчәлекләре аркасында вакытлыча яки мәңгегә ирекле хәрәкәт итү һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан. Инвалидларны һәм урын өстендәге авыруларны караган белгечләр махсус медицина белеменә һәм тиешле психологик кәефкә ия булырга тиеш.
Чираттагы дәрестә интернат-йорт шәфкать туташлары һәм нянялар Лена Андревның укыту видеолар сериясен карадылар.