18-19 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре В. Ю. Коновалова һәм С.Г. Ягудина «Инвалидларны һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен озата бару һәм объектта хезмәт күрсәтү» программасы буенча укулар уздылар. Чара «ПрофСтандарт» ӨҺББ АКБО базасында узды.
Тыңлаучылар учреждениедә уңайлы мохит оештыру өлешендә норматив-хокукый базаның нигезләре белән таныштылар, шулай ук объектта инвалидларны озатып бару һәм хезмәт күрсәтүдә ситуацион ярдәм күрсәтү принциплары һәм формалары белән таныштылар.
Укуларның икенче өлеше практик формада үтте. Гомуми кагыйдәләр, инвалид белән аралашуның нәтиҗәлелеген арттыру мисаллары һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. Курсларда катнашкан һәр кеше алган белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада мөстәкыйль кулланып карады, алар хәрәкәт вакытында кыенлыклар кичергән инвалидларга ярдәм күрсәтүдә файдалы булачак.