Социаль хезмәткәрләр татарстанлыларга вакцинацияләүнең файдасы турында сөйли

2021 елның 21 мае, җомга

«Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе» технологиясе кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре хезмәт алучылар белән коронавируска каршы вакцина ясау кирәклеге турында аңлату әңгәмәләре уздыралар.

Бу эшнең максаты – халыкның COVID-19 белән авыруын булдырмау. Комплекслы үзәк белгечләре сүзләренә караганда, вакытында вакцинацияләү инфекция йогудан сакларга мөмкинлек бирә һәм чирнең авыр формада узуын булдырмый кала.

Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны вакцинацияләү буенча район үзәк хастаханәсе белән уртак эш җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International