18 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.
Җәй көне балалар ялын сыйфатлы итеп оештыру аеруча мөһим. Балалар социаль тирәлекнең тискәре йогынтысына эләкмәсен өчен, Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Без наркотикларга каршы» дигән акция уздырдылар. Яшь социаль хезмәт алучылар катнашында чара «Яшьлек» шәһәр скверында узды.
18 нче июнь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшләрен ачып җибәрергә теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы булып узды.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан 21 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр. Чараны тәрбияче Марина Анисимова оештырды.
Махсус Олимпиаданың 2022 нче елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында 18 нче июньдә Казан шәһәренең Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Җиңүгә таба алга!» дигән чара уздырдылар. Анда социаль хезмәтләр алучы мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар катнашты.
Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Министрлыкның Республика ресурс үзәге тармак хезмәткәрләре өчен террорчылыкка каршы эшчәнлек өлкәсендә даими рәвештә квалификация күтәрү буенча укыту программаларын тормышка ашыра.
Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәрес уздырылды. Чарада социаль хезмәт алучы гаиләләр катнашты.
Якшәмбе, 20 июнь көнне, Урицкий исемендәге паркта Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды. Чарада Казаннан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 300 дән артык кеше катнашты.
Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй узды, анда шулай ук Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән яшь волонтерлар да катнашты.