Казанның мөмкинлекләре чикле яшүсмерләре «Җиңүгә таба алга!» дигән чарада катнашты

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Махсус Олимпиаданың 2022 нче елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында 18 нче июньдә Казан шәһәренең Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Җиңүгә таба алга!» дигән чара уздырдылар. Анда социаль хезмәтләр алучы мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар катнашты.

Чараның максаты – мөмкинлекләре чикле балаларның интеллектуаль һәм социаль активлыгын арттыру, үз-үзеңне җайга салу һәм үз-үзеңне контрольләү күнекмәләренә өйрәтү, баланың эчке потенциалын активлаштыру юлы белән борчу дәрәҗәсен җиңү.

Балаларга Махсус Олимпиада турында сөйләделәр, шулай ук алар җиңү өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында фикер алыштылар. Аннан соң балигъ булмаган балалар эстафетада, уеннарда һәм викторинада катнаштылар, алар ихтыярый сыйфатлар һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм иттеләр, үз-үзләрен җайга салу күнекмәләренә өйрәттеләр. Дәрес команда рухын формалаштырырга, үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышанычны арттырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International