Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Бу чаралар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү өлкәсендә социаль яклау мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, практикада аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.
Әйтик, «Статус Эксперт» ҖЧҖ халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына кирәкле мәгълүматны тапшырмаган. Буш урыннар һәм вакантлы вазыйфалар булу турында мәгълүмат шулай ук «Россиядә эш» порталында да урнаштырылмаган. Шул ук вакытта офис-менеджер вакансиясе турында мәгълүмат хезмәткәрләр һәм эш эзләү буенча HeadHunter сайтында басылып чыккан.
16 июнь көнне Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы «Статус Эксперт» ҖЧҖ РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.
Шуның белән бәйле рәвештә Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.