Якшәмбе, 20 июнь көнне, Урицкий исемендәге паркта Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды. Чарада Казаннан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 300 дән артык кеше катнашты.
Бәйрәмнең төп максатлары әтинең гаилә коруда һәм саклауда, балаларны тәрбияләүдә ролен ныгыту, гаиләләрдә аталарның статусын һәм һөнәри осталыгын күтәрү, республикада аталыкның, җәмгыятьтә – гаилә абруен күтәрү, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен тарату, балалар һәм ата-аналарның уртак иҗаты традицияләрен ныгыту, гаилә тәрбиясе, ял оештыру тәҗрибәсен тарату, өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, ятимлек проблемаларына игътибар җәлеп итү.
Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, бизнес, Россиянең башка төбәкләреннән «Әтиләр берлеге» иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Чарада катнашучылар өчен спорт ярышларыннан, иҗади мастер-класслардан, уеннардан, конкурслардан, фотосессиядән, велоузыштан торган программа әзерләнгән иде.
Күп балалы һәм тәрбиягә бала алган әтиләр, инвалид балалары булган әтиләр, шулай ук иҗтимагый оешмалар активистлары ТР Әтиләр берлеге, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.