Яшел Үзәндә эшсезләр үз бизнес-планнарын тәкъдим иттеләр

2021 елның 22 июне, сишәмбе

18 нче июнь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшләрен ачып җибәрергә теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы булып узды.

Эшчәнлекнең түбәндәге төрләре буенча өч бизнес-план каралды: әзер текстиль эшләнмәләр җитештерү, сувенир продукция һәм уенчыклар җитештерү, биналарны профессиональ җыештыру, текстиль һәм келәм катламнарын химик чистарту буенча хезмәт күрсәтү. Барлык бизнес-планнар да эксперт советы тарафыннан хупланды, гражданнар үз эшләрен теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

Килешүгә кул куйганнан һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң, гражданнарга бизнес-планны тормышка ашыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International