Җәй көне балалар ялын сыйфатлы итеп оештыру аеруча мөһим. Балалар социаль тирәлекнең тискәре йогынтысына эләкмәсен өчен, Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Без наркотикларга каршы» дигән акция уздырдылар. Яшь социаль хезмәт алучылар катнашында чара «Яшьлек» шәһәр скверында узды.
Республика наркотикларга каршы айлык кысаларында балалар белән тренинг элементлары белән дәрес үткәрелде. Ул тормыш кыйммәтләрен, чит-ятларның басымына каршы тора белүне формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде. Профилактик әңгәмәдән соң яшүсмерләргә белешмәлекләр тапшырылды, анда алар мөһим сорауларга җаваплар таба алачаклар: наркотиклар кармагына ничек эләкмәскә, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә, наркотиклар кулланып карау тәкъдименнән ничек баш тартырга һ. б.