Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан 21 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр. Чараны тәрбияче Марина Анисимова оештырды.
Дәрестә катнашучылар балалар һәм яшүсмерләрнең хокукый һәм социаль куркынычсызлыгына, хокукый кырдагы кискен конфликтлы ситуацияләрне хәл итүгә, юлларда, Интернетта үз-үзеңне тотуга кагылышлы күп кенә сорауларга җаваплар алдылар. Балалар закон һәм хокук тәртибен үтәүне тәэмин итәргә тиешле ведомстволарның һәм белгечләрнең эшчәнлеге үзенчәлекләре турында белде. Шулай ук аларга һәр кешенең, хокуклардан тыш, вазыйфалары да булуын искә төшерделәр.
Дәрес «Хокуклар лабиринтында» конкурс программасы белән тәмамланды.