«Веста» үзәгендә хезмәт тернәкләндерү буенча дәрес уздырдылар

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәрес уздырылды. Чарада социаль хезмәт алучы гаиләләр катнашты.

Дәреснең теоретик өлешендә белгеч Ирина Кожевникова катнашучыларга нинди бүлмә үсемлекләре һәм ни өчен җәен ачык грунтка утыртырга мөмкин булуы турында сөйләде. Практик өлештә катнашучылар яран гөле утырттылар һәм клумбаларга су сиптеләр. Белгеч катнашучыларга җәйге чорда бүлмә гөлләрен бакчага утыртырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International