Министрлыкның Республика ресурс үзәге тармак хезмәткәрләре өчен террорчылыкка каршы эшчәнлек өлкәсендә даими рәвештә квалификация күтәрү буенча укыту программаларын тормышка ашыра.
17-18 июнь көннәрендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә террорчылыкны профилактикалау буенча чараларны тормышка ашыру өчен җаваплы белгечләр өчен «Социаль объектның террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү эшен оештыру» программасы буенча курслар оештырылды.
Дәрес барышында террорчылык һәм экстремизмга каршы торуның норматив-хокукый нигезләре каралды, экстремистлык һәм террорлык эшчәнлеге субъектларын иртә ачыклау үзенчәлекләре, заманча экстремизм һәм террорчылык структурасы өйрәнелде, социаль объектларның һәм территорияләрнең террорчылыкка каршы саклануын ныгыту, локаль норматив актлар эшләү һәм эчке документацияне алып бару буенча киңәшләр бирелде, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә террорчылык янавы барлыкка килгәндә гамәли күнекмәләр булдырылды.
Спикерлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты укытучылары, ТР Куркынычсызлык Советы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре иде.
41 кеше квалификация күтәрү турында таныклык алды.