«Ялкын» социаль приютында кычкырып уку дәресләре уза

2021 елның 15 июне, сишәмбе

«Психологик театр» арт-терапия программасы кысаларында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында коррекцияләү әкиятләрен кычкырып уку уза.

Тәрбиячеләр Энҗе Булатова һәм Ольга Петрова оештырган чираттагы дәрестә балалар «Терешечка» әкиятен укыдылар. Кычкырып укудан соң, балигъ булмаганнар әсәрне сәхнәләштерделәр һәм аның төп фикере турында фикер алыштылар. «Әкият безне югалып калмаска, ә коткару юлын эзләргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә, яхшы кешеләр булырга, шулай ук әти-әниләребезне тыңларга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә», – дип уртаклашты чарада катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International