Тукай районы укучылары белән медиа белән бәйле төшенчәләр турында фикер алыштылар

2021 елның 15 июне, сишәмбе

«Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» технологиясе кысаларында 10 июнь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Альбина Сәйфуллина Татарстан поселогы мәктәп яны лагерендә төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 3-6 сыйныф укучылары катнашты – барлыгы 16 кеше.

Чараның максаты – яшүсмерләр аңында «медиаграмоталылык», «медиакультура», «медиабелемлелек» төшенчәләрен актуальләштерү. Белгеч катнашучыларга медиаграмоталылыкның төрле төрдәге медиахәбәрләрне ала, анализлый, бәяли һәм булдыра белү икәнлеге турында сөйләде.

Дәрес барышында балалар телефонга интервью яздырдылар һәм бөтен төркем белән материал турында фикер алыштылар. Шулай итеп алар медиапродукт белән эшләргә өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International