Татарстан Республикасында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Моның өчен «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты акчасына сатып алынган махсус машина кулланыла.
Чараның максаты – диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре, диспансер күзәтүе, медицина һәм скрининг тикшеренүләре, вакцинация үткәрү, паллиатив һәм башка медицина ярдәме күрсәтү.
2020 елда илкүләм проект чаралары 45,3 мең кешене колачлаган. Агымдагы елга план – 60 373 кеше.
2021 елның 1 июненә медицина оешмаларына 21,2 мең татарстанлы китерелгән.