11 июнь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды.
Янгын сүндерү частендә балаларга бина буенча экскурсия уздырдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәр экспонат турында гына сөйләп калмыйча, көндәлек хезмәт серләрен дә ачтылар. Балаларга каравыл бүлмәләрен, дежур-диспетчерлык хезмәтен, ял итү бүлмәсен күрсәттеләр. Шулай ук яшь кунакларга янгын сүндерү машиналары, янгын-коткару җиһазлары турында сөйләделәр, хәрби кием күрсәттеләр.
Очрашу ахырына балаларның күбесе янгын сүндерүче булырга карар кылды. Барлык катнашучылар да янгыннарга юл куймас өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.