ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү эше быел да дәвам итә. 

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында 28 июньдә Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыкара Олимпия көненә багышланган чара уздырдылар. 

Арчаның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар 28 июньдә Ямаширмә авылындагы тәвә кошы фермасында булдылар. Балалар рәхәтләнеп кошларны ашаттылар һәм алар белән фотога төштеләр. 

Бүген Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әдәплелек дәресе. Этикет кагыйдәләре» дигән дәрес узды. Чараның максаты  – балаларда әйләнә-тирә кешеләргә карата әдәпле, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, этикет кагыйдәләре белән таныштыру. 

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар үтү өчен район хастаханәсенә илтү эшен дәвам итә. 

25 июнь көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар чираттагы тапкыр уңышлы гына республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар. 

28 июнь көнне «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында «Елмаю» клубында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән чара үткәрелде. 


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

«Тарих битләре. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар оешмасына 100 ел» китабы дөнья күрде. Күрү буенча инвалидларның үзләре инициативасы буенча оештырылган оешма социаль яклау, эшкә урнашу, тернәкләндерү һәм күрмәүче кешеләрне интеграцияләү мәсьәләләрен лаеклы хәл итте һәм итә бара.

Кукмара районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре грант проектының «Күңел буяулары» арт-терапия технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Технологиянең максаты – иҗат ярдәмендә өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын һәм аның уңай кәефен саклап калу.

25 июнь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының «Ата-ана булу бәхете» проекты кысаларында йөкле хатын-кызларга консультация үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International