Яшь мамадышлыларга Олимпия уеннары тарихы турында сөйләделәр

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында 28 июньдә Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыкара Олимпия көненә багышланган чара уздырдылар. 

Яшь социаль хезмәт алучылар белән Олимпия уеннары барлыкка килү тарихы, Олимпиада символикасы, флагтагы биш боҗраның нәрсә аңлатканы турында әңгәмәләр үткәрелде. 

Әлеге чара балаларны Уеннарны уздыру тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырырга гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешенә уңай караш формалаштырырга да ярдәм итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International