Биектау районында йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү дәвам итә

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

25 июнь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының «Ата-ана булу бәхете» проекты кысаларында йөкле хатын-кызларга консультация үткәрде.

Чара барышында шәхескә психологик анализ ясалды, хатын-кызларның ана булуга әзерлеген билгеләделәр. Төрле психологик программалар йөкле хатын-кызларга психиагностика ясарга мөмкинлек бирде. Шулай итеп катнашучыларның эмоциональ халәте, аларның мөһим кичерешләре, актуаль проблемалары һәм тормыш максатлары билгеләнде.

Сигез йөкле хатын-кыз психологик ярдәм алды. Шулай ук чарада катнашучылар үз халәтләрен җайга салу техникасын да үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International