Республикада Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар оешмасы турында китап басылды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

«Тарих битләре. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар оешмасына 100 ел» китабы дөнья күрде. Күрү буенча инвалидларның үзләре инициативасы буенча оештырылган оешма социаль яклау, эшкә урнашу, тернәкләндерү һәм күрмәүче кешеләрне интеграцияләү мәсьәләләрен лаеклы хәл итте һәм итә бара. Бу еллар дәвамында оешма әгъзалары, аның гасырлык тарихына иң матур сәхифәләрне язып, матди уңайлыклар һәм оешманың абруен тудырдылар.

Басмада оешманың үзе турында кыскача тарихи очерклар, республика районнарында җирле оешмалар, хуҗалык җәмгыятьләре, учреждениеләр һәм берләшмәләр, күрү проблемалары белән төрле яктан тернәкләндерү белән шөгыльләнүче структур бүлекчәләр, ветераннар турында мәгълүмат һәм фотографияләр бар.

Оешма рәисе Владимир Федорин сүзләренә караганда, китап Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк бүлеге идарәсе аппараты һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе әйдәп баручы белгечләренең күмәк хезмәте нәтиҗәсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International