Кукмара районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре грант проектының «Күңел буяулары» арт-терапия технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Технологиянең максаты – иҗат ярдәмендә өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын һәм аның уңай кәефен саклап калу.
Июнь аенда Зур Кукмара, Олы Сәрдек авыл җирлекләрендә 14 социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрелде. Чаралар индивидуаль формада, өлкән яшьтәге гражданнарның өйләрендә узды.
Бу технология буенча эшләү өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен ача, аларның кәефен яхшырта, депрессив халәттән арындыра.