«Шатлык» үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара уздырдылар

2021 елның 29 июне, сишәмбе

28 июнь көнне «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында «Елмаю» клубында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән чара үткәрелде. 

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар һәм кеше өчен сәламәтлек – иң мөһим кыйммәт, дигән нәтиҗә ясадылар. Шулай ук балалар педагогларның рәсем ясау конкурсында катнашырга дигән тәкъдименә бик теләп җавап бирделәр һәм асфальтта төсле акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Катнашучыларның эшләре сәламәт яшәү рәвешен, спорт һәм дөрес туклану пропагандалады. 

Соңыннан балалар нинди гадәтләрне зарарлы дип санауларын, ә ниндиләрен, киресенчә, һәр кешегә киңәш итүләрен сөйләделәр. Кечкенә социаль хезмәт алучылар дөрес туклану принципларын яхшы белүләрен күрсәттеләр, үзләренең көн режимы һәм сәламәтлекне ныгыту ысуллары турында сөйләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International