25 июнь көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар чираттагы тапкыр уңышлы гына республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар.
Быел әлеге учреждение данын ярышларда гаилә пары – Юрий Воронков һәм Елена Ореховская яклады. Юрий Федорович иске танышлары белән очрашуга бик шат иде һәм уеннарда мактаулы 3 нче урынны алды. Елена Матвеевна да беренче тапкыр өчен лаеклы чыгыш ясады. Аның җыйган баллары нәтиҗәсендә, гомумкоманда зачетында әлеге пар 2 нче урынны яуладылар.
Республика шахмат-шашка турниры нәтиҗәләре белән биредә танышырга мөмкин >>.