Бүген Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әдәплелек дәресе. Этикет кагыйдәләре» дигән дәрес узды. Чараның максаты – балаларда әйләнә-тирә кешеләргә карата әдәпле, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, этикет кагыйдәләре белән таныштыру.
Социаль педагог Наилә Турова балаларны «этикет» һәм «әдәплелек» сүзләренең мәгънәсе, өйдә, кунакта һәм башка җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары балалар уен формасында алган белемнәрен ныгыттылар, ягымлы, яхшы сүзләрне искә төшерделәр, төрле тормыш ситуацияләрен карадылар һәм аларда үзләрен тәрбияле кеше буларак күрсәттеләр.