«Тылсым» үзәге озак вакыт карау буенча хезмәт күрсәтә

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү эше быел да дәвам итә. 

Җәйнең беренче ае яңалыкларының берсе – озак вакыт карау системасы буенча хезмәт алучы гражданнарга кайбер хезмәтләрне бушлай  күрсәтү. 384 социаль хезмәт алучылардан 113 кеше дәүләт акчасы хисабына социаль-көнкүреш, социаль медицина хезмәтләре,  коммуникатив потенциалны арттыру буенча хезмәт алалар. Авыр хәлдәге гражданнарга атнага 28 сәгатькә кадәр багышлыйлар һәм аларга карау буенча хезмәтләр күрсәтелә, мәсәлән: ашаганда ярдәм, тырнак кисү, урын өстендә тулы коену, юыну, тешләрне карауда ярдәм итү, авыз куышлыгын чистарту, кырыну, урын өстендә урнаштыру, урамга чыкканда озата бару һәм аларның сәламәтлеге торышында тайпылышларны ачыклау максаты белән күзәтү. 

«Тылсым» комплекслы үзәге хезмәткәрләре мондый үзгәрешләр карамактагыларның сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә уңай йогынты ясар дип өметләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International