Арчаның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар 28 июньдә Ямаширмә авылындагы тәвә кошы фермасында булдылар. Балалар рәхәтләнеп кошларны ашаттылар һәм алар белән фотога төштеләр.
Бу хуҗалыкта ике күл бар, аның табигате дә бик матур. Балалар, тәвә кошларыннан тыш, куян, дөя, сарык, кәҗә, ат, үрдәк, күркә, тавис һәм башка хайваннарны да күрүләренә гаҗәпләнделәр.
Фермага экскурсия балалар өчен танып-белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч сәяхәт тә булды. Сәяхәт онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр калдырды.