«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар үтү өчен район хастаханәсенә илтү эшен дәвам итә.
65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медучреждениеләргә китерү план-график буенча башкарыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өлкән кешенең аз хәрәкәтләнүчәнлеге диспансерлаштыруны узу өчен киртә түгел, чөнки аларны федераль программа буенча нәкъ менә шул максатлар өчен сатып алынган махсус автомобильдә йөртәләр. Автотранспорт шундый гражданнарны йөртү өчен күтәртү җайланмалары белән җиһазландырылган. Машина йөртүче өлкән кешене өйдән алып китә, инвалид креслосын автомобиль салонына кертә, ә диспансерлаштыру узганнан соң кешене кире кайтарып куя.
Район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре үз эшләрен өлкәннәр чиратта тормаслык һәм тикшерүне берничә сәгать эчендә уза алырлык итеп оештыралар. Болар барысы да диспансерлаштыруны татарстанлылар өчен уңайлы итәргә мөмкинлек бирә.