Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 2 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова «Интернет һәм куркынычсызлык» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Чараның максаты балаларны Интернеттагы куркынычлар белән таныштыру иде.
Дәрестә мәктәп яшендәге 11 бала катнашты. Алар мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тотыш кагыйдәләре, хокукка каршы гамәлләрдән саклану ысуллары белән таныштылар. Тәрбияче балаларга виртуаль дуслар белән аларны үпкәләтмәслек һәм аларның хокукларын бозмаслык итеп ничек дөрес аралашырга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук Венера Якупова тәрбияләнүчеләргә шәхси мәгълүматларны челтәргә элергә кирәкми, дип искә төшерде.
Аңлату әңгәмәсеннән соң балалар «Йомры икмәк һәм Интернет» әкиятен тыңладылар, дидактик уен уйнадылар, видеоролик карадылар һәм тематик белешмәлек белән таныштылар.