2 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева «Ут белән шаяру һәм моның нәтиҗәләре» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтәге 13 бала катнашты.
Балалар белән утның каян алынуы, аның уңай һәм тискәре үзлекләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар, янгын сүндерүче һөнәре турында бик күп яңа әйберләр белделәр. Алган белемнәрен мавыктыргыч уен ярдәмендә ныгыттылар.
Дәрес приютта тәрбияләнүчеләргә ут белән шаяру бер яхшы нәрсәгә дә китермәвенә тагын бер кат инанырга ярдәм итте.