«Кайгырту» приютында патриотик юнәлешле чара уздырдылар

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» программасы кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хатын-кыз һәм сугыш» темасына аралашу сәгате узды. Әлеге чараны тәрбияче Марина Анисимова үткәрде.

Әңгәмә барышында балалар Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызның нинди роль уйнавын белделәр. «Хатын-кыз җилкәсенә тылдагы авыр эшләр ята, хатын-кызлар сугышларда катнаша, яралыларны коткара, дәвалый», – дип сөйләде тәрбияләнүчеләргә Марина Анисимова. Аннан соң балалар «Ә таңнар монда тыныч...» дигән нәфис фильмнан өзекләр карадылар.

Дәрес сугыш кырларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International