Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Венера Сәлмәнова кухня хезмәткәрләре һәм кече медицина персоналы белән «Яшәү тирәлеге факторларының кеше өчен куркынычсызлыгын һәм зарарсызлыгын тәэмин итүгә гигиеник нормативлар һәм таләпләр» дигән темага әңгәмә үткәрде.
Белгеч саклык чараларын үтәү, гигиена, вакцинацияләү кагыйдәләре турында сөйләде, бүлмәләрне дезинфекция чаралары кулланып дымлы җыештыру эшләрен оештыру буенча киңәшләр бирде. «Җыештыру вакытында идәннәрне, баскычларны, ишек тоткаларын, өстәлләрне, гомуми кулланылыштагы урыннарны юарга кирәк», – дип билгеләп үтте шәфкать туташы.