Балигъ булмаган хокук бозучыларны психологик тикшерү һәм аларны психологик коррекцияләү программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Индивидуальлек, яки Мин башкалардан нәрсә белән аерылам» дигән тренинг уздырды.
Дәрестә яшүсмерләр берничә күнегү башкардылар, ничек үз потенциалларын тулысынча тормышка ашырырга сәләтле кеше булу турында фикер алыштылар. Чараның йомгаклау өлешендә балалар үзләрен хайваннар белән ассоциацияләргә һәм аны кәгазь битендә сурәтләргә тиешләр иде.
Әлеге чарада биш балигъ булмаган бала катнашты. Тренинг социаль хезмәт алучыларга һәр шәхеснең кыйммәтен һәм уникальлеген аңларга, үз-үзеңне танып белү һәм үзеңне кабул итү күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирде.