Бүген Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мәктәп яны лагерендә булып, анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр.
Җәй көне балалар ешрак урамда һәм юлларда йөри. Нәкъ менә шуңа күрә балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Дәрес барышында балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, тематик видеоролик карадылар. Балалар велосипедта йөрүчеләрнең юлда үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен белделәр.