15 июньнән Зәй районында озак вакыт карауга мохтаҗ дип танылган гражданнар социаль пакет кысаларында бушлай хезмәтләр ала башладылар. Социаль пакет төрле хезмәтләр комплексын күздә тота: ризык әзерләүдә ярдәм итү яки тулысынча әзерләү, ашату, кул һәм аяк тырнакларын кисү, коендыру яки тулысынча юындыру, санитар-гигиена процедуралары, бәдрәфтән файдалануда ярдәм итү, урамга алып чыгу я караватта урнаштыру, сәламәтлектә тайпылышларны ачыклау максатыннан системалы күзәтү, социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрү. Һәр хезмәт гражданнарга сыйфатлы һәм дөрес күрсәтелергә тиеш, чөнки карамактагылар сәламәтлегенә зыян китермәү мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре яңадан укуга кереште.
Уку курсы программасына бик күп гамәли дәресләр керә. Әлеге курсның яңалыгы булып психология буенча белемнәрне формалаштыруга, өлкән кешенең коммуникатив потенциалын күтәрүгә, кулларның вак моторикасын һәм хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән социаль-тернәкләндерү чаралары оештыра белүгә юнәлдерелгән дәресләр блогы тора.
Бүгенге көндә «Шатлык» комплекслы үзәгендә 28 социаль хезмәткәр эшли. Аларның күбесе социаль өлкәдә озак еллар эшли, әмма әле күптән түгел генә эшкә урнашучылар да бар. Шул ук вакытта укуларга барысы да кереште. Укыту кече төркемнәрдә, барлык кирәкле профилактика чараларын үтәп оештырыла.
